Юнусова Гайшә Юныс кызы Азнакай районы Кәтем авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Җиде сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Сугыш вакытында Ярославль якларында торф чыгаруда була, аннан соң Әгерҗе районында урман кисүдә эшли. Туган якларына 6 көн буе ачлы-туклы Ык буйлап җәяү кайтканын гел исенә алып тора Гайшә апа. 1943 елда Кәкре Елга МТСында трактористлар курсын тәмамлап, 1947 елга кадәр тракторист булып, бераздан шунда учетчик булып эшләгән.
1948 елда Мәлбагыш егете Мөхәммәтзариф белән танышып, тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимеше булып биш балалалары дөньяга килә: Ханиф, Фәния, Фәндия, Нәфисә, Илдар.
Илдар хатыны Сирина белән Кәтем авылында эниләрен тәрбияләп 32 ел бергә яшиләр.
Гайшә әби пенсияга киткәнче колхозда төрле эштә эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Яшь бара, алай да бирешми ул, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша. Һәрвакыт якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул.
Гайша Юныс кызы 11 оныкнын, 15 оныкчыкның яраткан әбисе.
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>