Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

     Азнакайда Нәүрүз – язны каршылау бәйрәмен  уздыру матур традициягә әйләнде. Көн белән төн  тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган  халкыбызның матур йоласы ул.  Шимбә көнне иртәдән  үк шәһәр урамнарына таралган күңелле музыка авазлары шәһәрлеләрне  чакырып торды.  
    Бәйрәмне ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәммәбезгә иминлек, муллык, бәхет  теләде. Бәйрәмгә  Кыш бабай үзе, гүзәл Нәүрүзбикә, Кояш һәм башка бик күп әкият геройлары килгәннәр. Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Бигрәк тә нәниләргә күңелсезләнеп торырга бер җай юк: телиләр икән  кечкенә атларга утырып йөриләр, күңелле уеннарда катнашалар. Хәтта кечкенә машиналарда да “җилдерергә” мөмкин әле.  Районыбыз эшмәкәрләре бәйрәмне күңелле итәргә аеруча зур тырышлык куйган.
      Телибезме, теләмибезме Кыш бабайга китәргә вакыт  җиткән. Әмма аның бер дә китәсе килми. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары бик озак көч сынаштылар. Ахырда,  барыбер дә Кыш бабайның  Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Яз гүзәле бәйрәмдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйлады. Бәйрәм үз артистларыбызның дәртле, җыр, биюләре белән дәвам итте.
 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International