Азнакай ветераннарына юбилей медальләре тапшыру бара

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

     Сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүгенге көнгә алар 500дән артык азнакайлының күкрәген бизи. Атна башында туксаннан артык, кичә 40 ветераныбызга юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге тантаналар Баланлы Бүләк, РУЭС, “Татнефтьтранссервис”, “Азнакай сөте”, 24нче янгын сүндерү часте, Сукаеш, Актүбә бистәсенең сугыш һәм тыл ветераннары өчен оештырылды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International