Татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү максатыннан 11-13 нче март көннәрендә Казан шәһәренең “Халыклар дуслыгы йортын”да X «Дулкыннар» Республика бәйгесе уздырылды.
Бу бәйгедә Фазлыева Гөлфинә Нәшәтовна җитәкчелегендә 9А сыйныфы укучысы Сафина Азалия нәфис сүз номинациясендә катнашты. Ул бәйгенең өч этабын да уңышлы үтеп, Гала-концертта чыгыш ясады, “Кызыксындыру бүләгенә” ия булып, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Азнакай шәһәренең 7нче мәктәп яңалыклары