Һәр язда шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән чистарту – әби-бабаларыбыздан килгән күркәм традиция. Быел районда язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителә. Эшләр дә шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында, тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, паркларны, балалар өчен уен мәйданчыкларын, юлларны, чишмәләрне, зиратларны чистартасы, чәчәкләр өчен урыннар әзерлисе, утырту өчен агач үсентеләре юнәтәсе, елга-инеш буйларын, чишмәләрне җыештырасы... Азнакай–уртак йортыбыз, аны тагын да ямьле, төзек итү барыбызның да изге бурычы.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html