28 март көнне Татарстан халкы “Җир сәгате” халыкара акциясендә катнаша ала. Моның өчен 20.30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак. Чара ел саен Дөньякүләм кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Максаты – халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Бер сәгатькә электр энергиясеннән баш тартып һәркем үзенең бу мәсьләгә битараф булмавын белдерә ала.