23 мартта бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыру этабы старт алды. Дүшәмбе чыгарылыш укучылары математикадан база дәрәҗәсендә, ә 26 мартта профиль дәрәҗәсендә имтихан тотты. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, районда алдан тапшырырга теләк белдерүче булмаган. Быел унберенче сыйныфны тәмамлап, аттестат алу өчен бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән – 24, математикадан профиль дәрәҗәсендә – 27, база дәрәҗәсендә 3 балл җыярга кирәк. Ә югары уку йортына керергә өмет итсәң, баллар саны рус теленнән – 36, математикадан – 27дән дә ким булмаска тиеш.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html