Азнакай шагыйрәләре музейда балалар белән очрашты

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

   Төбәкне өйрәнү музеенда әледән-әле әдәби очрашулар үтеп тора. Әле шушы көннәрдә генә якташ шагыйрәләребез Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Ильмира Сәлахова “Азнакай” санаторий-профилакториясендә сәламәтлекләрен ныгытучы бер төркем балаларны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды. Аларның шаян шигырьләрен балалар бик җылы кабул итте, яратып тыңладылар.

Әдәбият елы уңаеннан музейда мондый кичәләр әле шактый үтәчәк.

 

Гөлфия Мостафина

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International