Быел Азнакайда тычкан бизгәгенең 6 очрагы теркәлгән

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

    Тычкан бизгәгенең, исеменнән үк күренгәнчә, төп чыганагы булып кыр тычканнары тора. Азнакай нигездә авыл хуҗалыгы һәм нефть төбәге булганлыктан, бу авыруның безгә аеруча янавын онытмаска кирәк. Әлеге өлкәләрдә күбрәк ир-егетләр эшли, көчле затның санитария таләпләренә бик үк исе китми, димәк, авыру очракларының туу ихтималы тагы да арта. Узган ел районда тычкан бизгәге авыруының 36 очрагы булган, быелга чыккач 6 шундый очрак теркәлгән. Табиблар вирус йөртән кимерүче җанварларның, зарарланган тизәкләренең гадәттә салам, печән өемнәрендә, кырда урнашкан биналарда, вагоннарда туплануын әйтеп, саклык чаралары күререгә, игътибарлы булырга чакыралар. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International