Җомга көнне Актүбә бистәсендәге “Көмеш су” балалар сәламәтләндерү комплексы оешуның 15 еллыгына һәм Халыкара класслы спорт мастеры, Актүбә бистәсенең мактаулы гражданины Җәмил Шакировка багышланган музей ачылу тантанасы узды. Актүбәлеләрне истәлекле вакыйгалары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башка җитәкчеләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html