Республикабызда “Бүләкләр көне” акциясе үткәрелә

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

      Төбәкне өйрәнү музее – ул безнең үткәнебезне һәм бүгенгебезне чагылдыручы көзге. Райондашлар ярдәме белән аның экспонатлары баеп тора. Мөгаен, әле кемнәрдәдер борынгы көнкүреш әйберләре, кызыклы фотосүрәтләр, китаплар, документлар саклана торгандыр. 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр республикабызда “Бүләкләр көне” акциясе үткәрелә. Бу көннәрдә сез гаилә ядкәрләрен музейга тапшырып, игелекле гамәл кыла аласыз. Акция тәмамланганнан соң йомгаклау чарасында иң кызыклы бүләкләр билгеләнеп үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International