Азнакай малайлары очучы булырга әзерләнә

2015 елның 31 марты, сишәмбе

     Кайсы гына малай очучы булу турында хыялланып үсми икән? Азнакайлыларның бу хыялы тормышка ашырга тора. Инде хәбәр итүебезчә, Балалар иҗат үзәге “Авиация иле” республика проектында җиңеп, грант отты һәм Татарстандагы 5 пилот мәйданчыгының берсен Азнакайда булдыру хокукына ия булды. Шушы көннәрдә районга “ЯК-52” самолеты тренажеры кайтты. Ул гимназия базасында урнаштырылды һәм анда укулар башланды. Балалар иҗаты үзәгенең структур бүлекчә җитәкчесе Нурия Шиһапова белдерүенчә, алга таба курсларны уңышлы үтүчеләрне авиация вузларына ташламалы шартларда укырга кертү мәсьәләсе дә каралачак.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International