Узган елгы диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча районда йөрәк-кан тамырлары авыруларының 348 очрагы теркәлгән. Үлем-китемнәрнең дә 61,6 процентының сәбәбе кан әйләнеше системасы чирләре белән бәйле. Мәсьәлә илкүләм бик мөһим һәм ул җитди игътибар таләп итә. 2015 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Узган атнада район башкарма комитетында шуңа багышланган утырыш узды, анда бу юнәлештәге эшчәнлекнең конкрет бурычлары билгеләнде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html