Авылыбызда РФ президенты указы нигезендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүгә 70елга карата медал тапшыру зур тантана рәвешендә үтте. Авыл мәдәният йортына балачаклары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән авыл агайлары, апалары, авыл халкы, мәктәп балалары җыелды. Кичәне Җирле авыл башлыгы Гөлсинә Зәкәрия кызы башлап, барлык сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас рәхмәтен әйтте. Азнакай муниципаль район башлыгы Шайдуллин Марсел Зөфәр улы исеменнән Башкарма комитетының эшләре идарәчесе Давлетшин Р.Р. ветераннарны тәбрикләп олы рәхмәтен җиткезеп бәйрәм медалләрен берәм-берәм ветераннарга тапшырды. Илгә килгән сугыш авырлыгын үзләренең иңнәрендә күтәргән ветераннарыбыз түшләренә медал такканда дулкынлануларын яшереп кала алмадылар, ирексездән күзләре яшләнде. Бигрәктә үзәкләренә үтеп калган авырлыкларны, сугыш урлаган балачак ачысын, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны сөйләгәндә тыл ветераннары Абдуллин Мөхәммәт абый, Шәнгәрәева Мөэминә апа, шушы очрашуга ерактан ук кайткан авылдашыбыз Нуриев Кыям абыйларның йорәкләрендә мәңгелеккә калган бу ятимлек яралар кире кузгалгандай булып күңелләре тулды. Әмма һәр ветеран бер теләктә иделәр; "Бүтән сугышлар булмасын, балаларыбыз, оныкларыбыз бер кайчанда без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр" - диде. Барлык яуда ятып калган , тылда зур хезмәт куеп бүген инде бу дөньялыктан ахирәткә күчкән авылдашларыбыз рухына Көръән сүрәләре укып дога кылдык. Авыл үзешчән сәньгаттә катнашучылар ветераннарга биктә бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим иттеләр. Авылның ветераннар Советы рәисе Идиятуллин Әхсән абый да ветераннарны җылы тәбрикләде. Бәйрәм мул чәй табыны алдында дәвам итте. Бәйрәмгә сәламәтлекләре начараю сәбәпле килә алмаган ветераннарга бәйрәм медалләрен өйләренә барып тапшырдык.
Равил Давлетов, Татшуган авылы