Азнакай һәм Актүбә бистәсендә узган атнада да ярминкәләр гөрләде. Ярминкәгә килгән 13 хуҗалык 373 мең 450 сумлык – ит, 50 мең 400 сумлык – яшелчә, 22 мең сумлык – ашлык, бал сатты. Ярминкәдә катнашучылар да арта, товар ассортименты да төрлеләнә бара. Мәсәлән, Азнакай теплицасында үскән кыярны халык бик яратып алган.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html