Азнакай шәһәренең янгынга каршы көрәшүчеләре, янгыннан саклау бүлеге ветераннарын Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик иттеләр

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

       Шушы көннәрдә янгын сүндерүчеләр янгыннан саклау бүлеге ветераннары белән очраштылар. 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы  Салават Салахов һәм аның урынбасары Ильмир Нуриев ветераннарны якынлашып килүче  Бөек җиңүнең 70 еллык юбилее белән котладылар. Ветераннарга бүләкләрне, янгын сүндерүчеләр белән беррәттән Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Рөстәм Давлетшин, Актүбә муниципаль берәмлек башлыгы Роза Галеева һәм Азнакай хәрби комиссариаты эшчеләре тапшырды.

       Иминлек өчен көрәшүче янгыннан саклау бүлеге ветераннары Бадыкшанов Миңнулла, Даминов Зиннур, Мотыйгуллин Гамбәр, Муллаев Миннәхмәт, Мөбәрәкшин Миргазиян  үсмер чактан авыр сугыш елларында тылда тир түгеп, үсә төшкәч дошманнарга каршы торып һәрберсенең илне олы сугыштан азат итәргә күп өлеше кергән. Бүген аларга инде 80 яшь, шуңа да 24 нче янгын сүндерү бүлеге эшчеләре  аларны горурланып “янгыннан саклау булеге аксакаллары” дип йөртәләр.

       Янгыннан саклау бүлегенең иң хөрмәтле эшчеләренең берсе – Бадыкшанов Миңнулла Миннекай улы.  Сугыш алдыннан аның гаиләсе Приморск өлкәсенә күчеп китә.15 яшьтән үк ул фронт өчен хәрби самолет җыю заводында эшли башлый. Сугыш тәмамлангач үзенең туган ягына кайтып,  Дәүләт янгынга каршы хезмәтенә аяк басып югары үрләр яулаган. Янгын сүндерүче һөнәреннән алып янгын сүндерү бүлеге башлыгына кадәр күтәрелгән. Миңнулла Бадыкшанов 24 нче янгын сүндерү булегенә нигез салыну белән эшкә кергән. Янгын сүндерү кебек куркыныч, авыр хезмәткә ул үз гомеренең 31 елын биргән.  1964 елда Миннебаевский газ эшкәртү заводында килеп чыккан коточкыч янгын вакытында ул кулларын бик нык пешерә. Озак дәваланганнан соң куллары бик озак хәрәкәтләнми тора. Табиблар да инвалидлык алып эштән китәргә таләп иткәч ул бирешми, үзендә  көчле рух табып  һөнәренә тугры калыр өчен кулларын бик озак һәм  әрнүле күнегүләр эшләтә.

      87 яшендә янгын сүндерүче ветеран үзен бик саләмәт һәм дәртле хис итә. Аның хезмәт баскычында алырга ирешкән бүләкләр исемлеген,  барлык өч дәрәҗәгә ия булган эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттә мактауга лаек” медале, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлык өчен” медале һәм “Хезмәт ветераны” дәрәҗәсе  тәшкил итеп тора. Бүгенгесе көндә  Миңнулла Бадыкшанов  дурт онык сөеп яши, алдагы елларда карт бабай булырга да теләге зур.

 

Александр Никулин, 24 нче янгын сүндерү булеге башлыгы урынбасары

 

фотолар карарга>>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International