Азнакайлылар начар гадәтләргә каршы көрәшә

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

     «Спорт – начар гадәтләргә алмаш” Бөтенроссия акциясенең республика этабында Актүбә бистәсенең “Көмеш су” үзәге коллективы “Балаларга өстәмә белем бирүче мәгариф оешмаларының эше системасында сәламәтлек саклау технологияләре” номинациясендә 3 нче урынны яулады. Балалар иҗаты үзәге укучылары һәм педагоглары 3 номинациядә җиңүгә иреште: “Лидер” мәктәбе -“Волонтерлык профилактика эшен оештыру”, “Табигать дуслары” һәм “Туган якның гореф-гадәтләре” берләшмәләре “Тикшеренү эшләре” номинацияләрендә беренчелекне алды. Методист Елена Горелова педагоглар номинациясендә 3 нче урынга чыкты.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International