Азнакай балалары сыерчыкларны яңа оялар белән каршылады

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

      Табигатьтә яз хәкимлек итә. Әлегә сандугач сайрауларын тыңларга иртәрәк, әмма язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар һәм сыерчыклар туган якларына кайтып, оя кору белән мәшгуль.

      Ел саен аларны сагынып көтеп алабыз. Әнә, 16 нчы “Әкият” балалар бакчасында тәрбиячеләр Зөлфия Сафиуллина һәм Регина Хәертдинова төркеменә йөрүче балалар да Халыкара кошлар көненә әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар гына өйрәнеп калмаган, ә әти-әниләре ярдәмендә сыерчык оялары да ясаганнар. Аларны бакчадагы агачларга элеп куйганнар. Хәзер саф һавага уйнарга чыккан саен кошлар үзләренә йорт сайлаганны күзәтәләр. Бу балалар, һичшиксез, игелекле, туган җирен яратучы булып үсәрләр.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International