Милләт язмышы – хатын-кыз кулында. Ул үткән белән киләчәкне бәйләп тотмаса, буыннар чылбыры өзелә. Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызының әнә шул җитди миссиясен халыкка җиткерү белән шөгыльләнә. Оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова белән үткәнебез һәм киләчәгебез, чынбарлык һәм хыяллар турында сөйләштек.
– Кадрия Рәисовна, ниләр белән янып-көеп йөрисез? “Ак калфак” оешмасын җитәкләргә алынган вакыт белән чагыштырганда, бүген нинди яңалыклар бар?
– Бу эшне кемнең күңеле куша, шул кешегә йөкләргә кирәк. Шул чакта гына “Ак калфак”ны җигелеп тартып алып барып була. Шулай булганда гына уңышлар күзгә күренә башлый. Бу эшкә Мәдәният министрлыгында идарә эшләрен алып барганда чакырганнар иде. Башта икеләнебрәк калдым. Айрат Сибагатуллин, Кадрия, син икесен дә алып бара аласың, дип әйткәч, ышаныч артты. Сер түгел, авыр булды. Ә инде лаеклы ялга чыккач, “Ак калфак” белән генә шөгыльләнә башладым. Дөрес, министрлыктан иҗтимагый оешмага китәргә теләвемне башта аңламадылар. Мичтән ипине дә вакытында ала белергә кирәк, юкса ул көячәк бит. Һәр эшнең дә үз вакыты бар. Матур килә, матур китә белергә кирәк. Гыйнварда “Ак калфак” эшенә ныклап керештек. Нинди генә фикер белән керсәң дә хуплаучы җитәкче Ринат Зиннур улы Закиров булу – һәр эшкә алынырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, узган елның маенда хатын-кызларның беренче форумын үткәрдек.
– “Ак калфак”ның миссиясен нәрсәдә күрәсез?
– Иң беренче чиратта, югалткан һөнәр, йола, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару. Без бит хәтта саф татар исемнәрен дә җуйганбыз. Югалтулар аш-су өлкәсендә дә, киемдә дә шактый. Татар дигән төшенчә кулланыштан төшеп кала кебек. Киемдә дә күбрәк мөселманча дигәне өстенлек итә. Аллаһы Тәгалә юкка гына милләтләрне барлыкка китермәгән бит инде. Бу җәһәттән балаларга биергә, җырларга, сурәткә төшерергә ярамый дигән фикерне сеңдерүдән сакланырга кирәк. Бу – безгә ятышлы эш түгел. Чөнки без – мөселманның татары. Моны аңлап эш йөртүчеләр дә бар. Әйтик, Уфа каласындагы “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов гыйбадәтханә каршында “Илаһилар” ансамбле оештырган. Алар белән күбебез “Җырлыйк әле” тапшыруы аша танышты. Менә шундый чыгышлардан соң, милли кием үрнәкләрен яңадан торгызасы иде дигән фикер тагын да ныгый. Әгәр без һаман да Европа стилендә киенеп, Европа ризыкларын ашасак, үз йөзебезне, асылыбызны югалтачакбыз.
Шулай итеп, бала туганнан соң үткәрелә торган йолалардан алып, кешене гомере буе озата барган һәр нәрсә турында мәгълүмат туплап халыкка җиткерә башладык. Мисалга чигүне китерергә була. Алдан без аның үрнәкләрен, алымнарын җыйдык. Аннан акрынлап кулланышка кертә башладык. Казан федераль университетында дәресләр үткәрәм. Шунда булачак педагогларга чигәргә өйрәтә башладым. Педагог кулы эшләгәндә күзәтә һәм тыңлый да белергә тиеш. Чигү белән кызыксыну зур, хәтта эшмәкәр хатын-кызлар да, безне дә өйрәтмәссез микән, дип мөрәҗәгать итә башлады. Ни өчен чигү кыска вакыт эчендә популярлаша? Чөнки “Казан” милли мәдәният үзәгендә көз көне оештырылган чарада “Ак калфак”ның төрле өлкәләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче әгъзалары катнашты. Аларга кайткач башкаларга да өйрәтергә дигән шарт куелды. Шулай итеп чигү һөнәре районнарда, чит төбәкләрдә икенче сулыш алды.
– “Ак калфак” әгъзаларына очрашуларда милли киемнән булу шартын куясыз икән.
– Баштарак, каян читек, калфак алыйк, дип иңбашын сикертәләр иде. Очрашу булса, иске сөлге, кулъяулык чыгарып тезәләр дә котылдык дип уйлыйлар. Музей әйберләренә кагылыр вакыт узды, үзебезгә инә, киерге алыр чак җитте. Музей әйберен үрнәген алу өчен генә кулланырга ярый. Калфак белән изүне эшләргә өйрәтеп җибәрдек. Хәзер чәкчәк пешерү эшенә тотынабыз. Мастер-класслар Казанның өч ресторанында барачак. Аларның җитәкчеләре – “Ак калфак” оешмасы әгъзалары. Без Казан тирәсе авылларында киң таралган чәкчәкне, кабарып пешкәнен, бавырсак кебеген пешереп караячакбыз. Шушы чара кысаларында Кытайдан укырга килгән татар балалары белән очрашу да булачак. Кытай татарларына карап, читтән килеп саф татарча сөйләшәләр, ә без Казанда кайнап туган телебезне белмибез дип нәтиҗә ясаучылар буласына иманым камил.
– “Ак калфак”ның максаты үзгәрде кебек. Аңлашылганча, ул хәзер иң элек үз казаныбызны кайнатырга кирәк дигән фикерне тормышка ашыра.
– Шунсыз булмый. Үз казаныңны кайнатмыйча, читләр белән эшләү мөмкин түгел. Шуңа күрә “Ак калфак” хәрәкәтен республикада җәелдерү максатын куйдык та инде. Безгә читкә чыгып гыйбрәт алырга, аралашырга, бер-беребездә сакланып калган үрнәкләрне өйрәнергә һәм өйрәтеп җибәрергә кирәк. Башкортстан, Киров, Әстерхан өлкәләре, Швеция, Кытай, Казахстан белән элемтәләр ныгыды. Ә өйрәтер өчен югалган җәүһәрләрне кире кайтармыйча булмый. Шәҗәрәңне беләсеңме дигән гади сорауга да җавап бирә алмаучыларыбыз байтак бит. Буа районында шәҗәрә төбәкара конференциясен оештырган идек. Хәзер Балтачта бөтен төбәкләрне, чит илләрдә яшәүче татарларыбызны чакырып Шәҗәрә бәйрәмен оештыру уена килдек. Ул көзгә планлаштырылды. Ни өчен кирәк соң ул, диярсез? Чөнки шәҗәрәләр милләткә нинди куркыныч янавын ачыкларга ярдәм итә.
Бер генә мисал. Әйтик, нәселнең бер вәкиле өйләнми, дәвам калдырмый икән, ул ботак корый дигән сүз. Өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаганнарның картотекасын булдыру бу мәсьәләне хәл итүдә беренче адым булыр иде. Балтач районында эш башлаганнар да инде. Бу районда 30 яшьтән 50 яшькә чаклы 945 ялгыз кеше булуы ачыкланган. Башка җирлекләрдә бу санның тагын да зур булуы ихтимал. Дәвамчы булмау – бу кешеләр караучысыз кала дигән сүз. Димәк, аларга картлар йортына барып эләгү куркынычы да яный. Бүген республикада 42 картлар йорты бар. Ялгызлар саны артуга таба барган заманда районнарда 42шәр картлар йорты ачу көненә калмагаек. Әхлак, әдәп кануннарын югалту шушы түгелмени инде ул? Димәк, һәр районда димчеләр клубын оештыру сәгате суккан. Азнакай районы, өлгерлек күрсәтеп, димчеләр клубы эшчәнлеге белән таныштырырга әзерләнә.
– Технологияләр заманында балаларның тумыштан килгән сәләтләрен бетерәбез икән дидегез. Бу нәрсәдә чагыла?
– Кызларны чигәргә өйрәткәндә аларның төс аермавына игътибар иттем. Чөнки урман-кырларга чыгу, табигый төсләрне өйрәнү юк. Менә шуңа күрә районнарда җәй көне җиләк җыю, мунча себеркесе бәйләү бәйгеләрен оештырдык. Өлкән буын рәхәтләнеп балаларга җиләк җыюны ничек башлап җибәрергә, нинди дога укырга кирәклеген өйрәтсә, яшьләр, балалар бу эшкә шулкадәр кызыксынып кереште. Азнакайда, Биектау районында җиләген дә җыйдылар, кагын да койдылар, мунча себеркесен бәйләү серләренә дә төшенделәр. Ә җыйган нигъмәтләрне авыл картларына, мохтаҗларга тараттылар. Шулай итеп, Рамазан аенда күркәм йола, саваплы эш башкарылды. Тора-бара сабыйлар белән эшләргә кирәклеген дә аңладык. Ә сабыйларга иң җитмәгән нәрсә – ризык түгел, бишек җыры бүген. Ул тынычландыра да, сабый аңына телнең бөтен матурлыгын да сеңдерә. Балалар бакчаларында бишек җырына өйрәтү эше күп җирдә башланды да инде. Мәктәп өлкәсендә дә милли орлыкларны салу алымнарын кулланып була. Мәсәлән, дәрес бетү яки башлануны кыңгырау чыңы белдерә. Ә бит шушы гап-гади чыңга олы мәгънә салып була. Тупас шалтырау урынына төрле милләт көйләрен файдалану турында әйтүем.
– Кыңгырау чыңына мәгънә салу дисез сез, ә бит кайбер кеше исемнәренең мәгънәсе дә юк.
– Анысы – авырткан мәсьәләләрнең берсе. Кайсы гына төбәккә очрашуга барсак та, шушы мәсьәләне кузгатмыйча калмыйбыз. Күптән түгел Балтачка барып кайттык. Җәлил хәзрәт бу мәсьәләдә бик зур аңлату эшләре алып барылуын әйтте. Нәтиҗәдә, узган елны туган 415 баланың 6сына гына хәрефләр тезмәсеннән торган исем кушылган. Иң мәгънәле исем кушучы мулла бүләкләнә, ә хәреф тезмәсе кушучыга шелтә белдерелә икән. Әмма әти-әнидән узып барыбер берни эшләп булмый. Ул мисалга бер гаиләне китерде. Алар куштырырга теләгән исемнең мәгънәсе үсештә булмый дигәнне аңлата. Мулла шуны аңлаткан, әмма әти-әни тыңламаган. Ә хәзер баланың буе үсми икән. Калеб формалашуда кеше исеме хәлиткеч роль уйный, шуны онытмасак иде. Әллә нинди исемнәр уйлап табабыз бит. Төсне исем итеп кушабыз, хәтта мәгънәсе үләксә дигәнне аңлатканы да очрый. Мондый исем йөрткән балаларга нинди киләчәк юрыйбыз соң без?
– Читкә чыгып гыйбрәт ал, диләр. Нинди гыйбрәтләр алып кайтасыз?
– Самара өлкәсендә гореф-гадәт, телне саклауның никадәр көчле булуына сокланып кайттым. Шәһәр уртасында “Яктылык” дигән татар мәктәбе эшли. Анда төрле милләт балалары татарча чараларда теләп катнаша. Губернатор ярдәмчесе ата-аналардан баласын татар мәктәбендә укытырга теләп язылган меңнән артык гариза кабул итеп алганнарын әйтте. Ул, без бу мәктәп белән генә чикләнә алмавыбызны аңладык, тагын бер татар мәктәбенә нигез салачакбыз, дип ышандырып озатты. Ул “Ак калфак” күтәргән проблемаларны кызыксынып тыңлады. Кайбер мәсьәләләрдә тәкъдимнәре белән дә уртаклашты.
– Озакламый Бөтендөнья татар хатын-кызларының форумы узачак. Аңа әзерлек ничек бара?
– Беренчесе төгәлләнү белән әзерлек эшләре башланды. Нинди генә һөнәр иясе булсак та, милләт өчен файда китерерлек гамәлләр кылырга бурычлыбыз. Шуңа күрә язучылар һәм рәссамнар арасында “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә татар хатын-кызының урыны” дигән бәйге игълан ителде. Аңа нәтиҗә форум барышында ясалачак. Моннан тыш “Илемне саклаучы, мине яклаучыга бүләгем – чиккән кулъяулык”, “Сабантуй батырына чиккән сөлгем – бүләгем” чаралары уздырылды. “Ак калфак”ның клублары, оешмалары эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, алдынгыларны билгеләргә уйлап торабыз. Моның өчен күчмә Ак калфак булдырырга уйладык. Эш һәр көнне бара, яңа туган һәр иртәдә яңалык бар. Эшләп кенә өлгер. Милләт дип кычкырып йөрүдән туктап, эшли башларга вакыт җитте.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 47, 03.04.2015/)
http://www.vatantat.ru/index.php?pg=910