Азнакай “Кыңгырау” балалар бакчасында табигатькә мәрхәмәтле караш кечкенәдән тәрбиялиләр

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

       Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Әмма кайвакытта без аны рәнҗетәбез: чәчәкләрне таптыйбыз, сулыкларны пычратабыз, ял иткән урыннарыбызны чистартмыйбыз...

      Табигатькә мәрхәмәтле караш кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Безнең “Кыңгырау” балалар бакчасында бу максаттан төрле чаралар уздырыла. Әле күптән түгел уртанчылар төркемендә “Кошлар көне” уңаеннан бәйрәм оештырдык. Балалар канатлы дусларыбыз турында шигырьләр сөйләде, җырладылар, табышмаклар әйтештеләр. Ә иң истә калганы – саф һавада карга боткасы ашау булгандыр.

 

А.Галләмова, Г.Садыйкова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International