Районыбыздагы “Азнакай” шәфкатьлелек фондында бүгенге көнгә 2,5 миллион сум акча җыелган

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

     Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Бигрәк тә бүген безнең аеруча ярдәм-игътибарга өмет тоткан кадерле ветераннарыбызга, тормыш авырлыклары алдында калган кешеләргә, мохтаҗлыкта яшәүче авылдашлар, шәһәрдәшләргә, катлаулы операцияләр таләп ителгәннәргә, инвалидларга... Хәер, күңелендә изгелек булганнарга адресатлар җитәрлек. Районыбыздагы “Азнакай” шәфкатьлелек фондында бүгенге көнгә 2,5 миллион сум акча җыелган. Аңа бер көнлек хезмәт хакын күчергән оешма-предприятиеләр күп. Әйтик, районның мәгариф идарәсе 900 мең,“Азнакайнефть” идарәсе 166 мең, мәдәният бүлеге 140 меңнән артык, үзәк сырхауханә коллективлары 100 мең сум күләмендә ачка җыеп тапшырганнар. Игелек гамәлләре бүген дә дәвам итә. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International