Мамадыш районының ветераннар советы рәисе, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнәзирә Талыйпова килде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

     Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшчәнлеге буенча Азнакай ветераннар советының республикада икенче урын яулавы хакында хәбәр иткән идек инде. Атна башында Мамадыш районының ветераннар советы рәисе, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнәзирә Талыйпова азнакайлыларның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә килде. Кунак Җиңү мәйданындагы мемориаль комплекс белән дә танышты, Җиңү паркында булды. Ул Азнакайдан үзенә күп яңалык алып, алып барылган эшләр, чаралар күләменә шаккатып, бик тә күңеле булып китте.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International