19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

     19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Әлеге уңайдан 9-15 апрель көннәрендә Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе җитди сәбәпләр (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм  җәмәгать  бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы, 67-ФЗ санлы Федераль законның 65 маддәсендә каралган башка сәбәпләр) аркасында үз сайлау участогында  тавыш бирә алмаган сайлаучылардан алдан тавыш бирү турында гаризалар кабул итә.

    Эш көннәрендә  сайлау комиссиясе  16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбедә  8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.  

     Территориаль сайлау комиссиясе адресы:  Азнакай  шәһәре, Ленин урамы, 22 нче йорт, 4 нче бүлмә. 

Телефон: (85592) 7-24-12.

 

Азнакай районының территориаль сайлау комиссиясе

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International