Азнакай максатчан рәвештә үз педагогларын әзерләячәк

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

      Бүгенге көндә районга физика, математика, химия, биология, информатика укытучылары җитми. Әлеге уңайдан 11 нче сыйныф укучылары арасыннан педагогик юнәлеш буенча максатчан кабул итү программасы кысаларында укырга кандидатлар сайлап алу бара. Үзләренең киләчәген шушы фәннәрне укыту белән бәйләргә теләүче быелгы чыгарылыш укучыларының документлары мәгариф идарәсендә кабул ителә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International