Нанотехнологияләр тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен аларның уңайлы, отышлы булуына тагын да инана барабыз. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-учреждениеләр арасында электрон элемтәләр урнашуы никадәр кәгазь эшеннән аралый, вакытны янга калдыра, халыкка мәшәкатьне киметә. Әмма районда бу системадан файдалану 79 процент чамасы гына. Шундый элемтәләрне әлегәчә урнаштырмаган, заманадан артта калган оешма-учреждениеләр аркасында башкалар җәфаланырга тиеш түгел.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html