Азнакай –Татарстанның иң төзек торак пункты

2015 елның 10 апреле, җомга

    Татарстанда һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” конкурсы уздырыла.

    Шушы көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләре буенча  бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә Азнакай – беренче, халкы 1-15 мең булган торак пунктлары арасында Актүбә эшчеләр бистәсе икенче урынны алды.

   Яшелләндерү, төзекләндерүдә югары күрсәткечләр өчен “Актүбә” муниципаль унитар предприятиесе һәм бәйгедә актив катнашкан өчен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ТР Министрлар кабинеты дипломнарына ия булдылар. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International