2014 елның июнендә 8 кешенең гомерен алып киткән Красноярск өлкәсе Ачинский нефть эшкәртү заводында булган һәлакәт безнең нефтьчеләргә ачык мисал итеп хәтта яңа ысул белән җиһазландырылган нефть эшкәртү җайланмалары да куркыныч икәнен күрсәтте. Бу куркыныч һәлакәт булу уңаеннан “Татнефть” предприятияләре арасында өйрәнү чаралары, укулар булдыру карар кылынды. 10 апрель көнне әнә шундый өйрәнү НГДУ “Азнакайнефть” нефть эшкәртү җайланмасында булып үтте. Бу өйрәнү чарасында нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр аварияләрне булдырмау өчен төрле алымнар алып карадылар.
Иртәнге сәгать тугыз... Уйдырма буенча бу минутта стабилизатор колоннасында технологик торбаүткәргеч өзелү нәтиҗәсендә янып китү ихтималы белән нефть тамчылары тама башлый. Бу сәбәпләр аркасында шартлар дәрәҗәгә җитеп күпләп газ чыгып якында гына нефть җылыту өчен эшләп утырган печләр өчен дә куркыныч яный.
Җайланма операторлары тиз арада хәл итү ягын карыйлар – җайланманы туктаталар, стабилизатор колоннасында урнашкан пар белән сүндерү системасын хәрәкәткә китерәләр. Җыелган газ өере шартламас өчен печләрдә системалаштырылган пар пәрдәсе дә кабыныла. Территория эчендә ишетелгән сирена тавышы барлык хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәл турында белдерә.
Штаттан тыш формированияләр авария хакында мәгълүмәт алу белән аварияне булдырмас өчен янгынга каршы беренче алымнар ала башлый. Стационар лафетлы җайланмалар ярдәме белән технологик колонналар суга чыланыла, нефть тамчысы тамган аерым урыннарга ут сүндергечләр әзерләнеп куелган.
Цех башлыгы Рәсим Мусин шәһсән үзе хезмәткәрләренең янгынга каршы хәрәкәтләрен барлап тора.
Берничә минуттан соң авария куркынычы булган җиргә 24 нче янгын сүндерү бүлеге кизү торган караулы килеп җитә. Алар янып китәргә өлгермәгән колонналарны саклап калырга тырышалар. Махсус пена күтәрү өчен автомобильлләр колонна тирәсенә куела һәм өстән нефть янмасын өчен су җибәреп тора. Янгын сүндерүчеләр җиң линиясен сызганып колоннаның ике ягыннан су белән салкынайту өчен лафет баганаларын урнаштыралар.
Бу хәбәрне ишетү белән өйрәнү урынына НГДУ “Азнакайнефть” баш инженеры урынбасары Таһир Шаймарданов һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салават Салахов та килеп нефтьчеләрнең һәм янгын сүндерүчеләрнең дөрес хәрәкәт итүләрен күзаллап торалар.
Ниһаять технологик процесс барышы һәм стабилизатор колонналары эштән туктатылып, колоннага нефть килүче эшермәләр ябылып тора. Печләр янып китү ихтималы артта калды, алар туктатылды һәм салкынайтылды. Авария уңышлы гына тәмамланды.
Өйрәнүләрдән соң традициягә кергән фикерләр алмашу. Өйрәнү барышында алган нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар бер фикергә килделәр. Чөнки бу өйрәну нефтьчеләр өчен дә, янгын сүндерүчеләр өчен дә үз һөнәрләренең чын осталары булуын кабат тикшереп алу җае булды. Мәкальдәгечә “укуда авыр булса – яуда җиңел тоела.”