Азнакай автомобиль юллары идарәсе гран-при яулады

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

   Эштән соң репетиция ясаулар, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулар, җиңүгә омтылу... Болар бар да артта калды. Предприятие-оешмалар арасында уздырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына йомгак ясалып, иң сәләтлеләр гала-концертта тагын бер кат тамашачыга матур мизгелләр бүләк итте.

– Азнакай җырга-моңга бай як. Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкучы артистларыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Алар да нәкъ менә шундый смотр-конкурсларда чарланып, олы сәхнәгә юл алган. Башка елларга караганда бәйгедә катнашучыларның күплеге, моңа кадәр сәхнәгә чыкмаган коллективларның да кушылуы куандыра, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзешчөн сәнгатькәрләргә Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырганда.

    Быел смотр-конкурсның тематикасы Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чыгышларда сугыш китергән кайгы-хәсрәт, авырлыклар, югалтулар, җан яралары ачык чагылыш тапты.

– Аеруча автомобиль юллары, "Азнакайнефть", мәгариф, Азнакай технологик транспорт идарәләре, район үзәк сырхауханәсе, җылылык челтәре, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе, торак милекчеләре ширкәтләре, һөнәри лицей коллективларының ныклы әзерлеген билгеләп үтәсе килә, – ди жюри рәисе, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина.

    Призлы урыннарны да шушы коллективлар алды. Ә гран-прины быел автомобиль юллары идарәсе үзешчәннәре яулады.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International