Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга - бу сорауларга җавапны мәдәният учаклары хезмәткәрләре 15–16 апрельдә узачак республика семинарында табачак. Азнакайга 9 районнан мәдәният хезмәткәрләре заманча эш алымнары һәм милли традицион культураны саклау буенча тәҗрибә уртаклашырга, белемнәрен тирәнәйтергә җыйнала.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html