Азнакай белән Кырымдагы Почтовое шәһәр тибындагы бистә арасында тугандашлык элемтәләре урнашты

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Азнакай белән тугандашлык элемтәләре урнаштырган башка ил-республикалар шәһәрләре исемлегенә тагын берсе өстәлде: 8 апрель көнне Татарстанның Азнакай шәһәре һәм Кырымдагы Почтовое шәһәр тибындагы бистә арасында иҗтимагый тормыш һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Исегезгә төшерәбез, шундый үзара элемтәләр Төркиянең Тарсус һәм Белоруссиянең Ивье шәһәре белән урнаштырылып, үзара туганлык хисләрен, хезмәттәшлекне инде дистәләгән еллар саклап киләбез. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International