Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрү уңаеннан мөрәҗәгать

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле оешма, предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре!

   Азнакай – Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш алган районнарыннан берсе.

   Җитештерүнең югары темплары хезмәт куркынычсызлыгын, хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауны да күз уңында тотарга тиеш. Бу мәсьәлә икътисад өлкәсендә эшләүче һәркемгә – эре предприятие җитәкчесеннән алып производство практикасы үтүче укучыга кадәр кагыла.

    Уртак тырышлык белән соңгы елларда Азнакай муниципаль районында производство травматизмын киметүгә ирешелде. Әмма бу даими игътибар таләп итә торган бурыч.

    Барлык милек төрендәге предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрү турында Халыкара хезмәт оешмасы инициативасын якларга, һәрбер эш урынында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрне берләштерергә чакырып мөрәҗәгать итәбез.

     2015 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне «Хезмәтне саклауда профилактика культурасын бергәләп күтәрик» шигаре астында үтә. Үз предприятиеләрегездә алда әйтелгән тематика буенча чаралар планын булдырып, эшне (семинарлар, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, смотр-конкурслар һ.б.) оештыруыгызны сорыйбыз.

     Бөтендөнья хезмәтне саклау көне – ул хезмәтне саклау мәсьәләләренә тагын да җитдирәк карауга өстәмә этәргеч.

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

 

Рәфис Хәсәнов, район профсоюз комитетлары рәисләрекоординацион советы рәисе


чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International