Азнакайда хезмәтне саклауга багышланган брейн-ринг бара

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

    28 апрель - Халыкара хезмәтне саклау көне уңаеннан ел саен районда предприятие-оешмалар арасында хезмәтне саклау, техника куркынычсызылыгына багышланган брейн-ринг  үткәрелә. Бу көннәрдә Яшьләр үзәгендә сайлап алу турлары бара. Командалар визит карточкаларын, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек саклануы турында видеороликлар күрсәтәләр, янгын сүндергечтән куллану, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек биремнәрдә осталыкларын сынашалар. Иң күп балл җыйган командалар 24 апрельдә финалда очрашачак.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International