Азнакай территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

   ТР  Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе  нигезендә 23 апрельдән Республика территориясендә  янгынга каршы аеруча  режим кертелде.

   Мәгълүм булганча, язгы- җәйге  чорда  янгын чыгу куркынычы аеруча арта.  Ихата, йорт тирәләрендә, бакчаларда  җыештыру һәм  чүп-чар ягу да моңа сәбәп булып килә. Битараф хуҗаларның  йорт, төзелешләр  янында чүп-чар ягып, аны сүндермичә калдыру очраклары да күп.

  Көннәр  җылытуга, янгын сүндерүчеләр өчен дә “урак өсте” башлана. Алар бик еш коры үлән һәм чүп-чар яндырудан чыккан янгыннарга баралар.  Гражданнарга янгын  куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исләренә төшерү зыян итмәс.

  Беркайчан да балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз, бакча участоклары, су алу урыннарына юлны ачык калдырыгыз;  коры үлән, төзелеш калдыклары, чүп-чарны җыеп түгегез! Торак йортлар янына  су белән мичкә куегыз, янгын сүндерү җиһазлары хәзерлектә булсын.  Янгынның беренче билгеләрен тоюга ук  01, 7-20-01 һәм   кәрәзле телефон  аша 112 телефонына шалтыратыгыз.  Янгынны үзең сүндерү бары тик башлангыч чорында гына  рөхсәт ителә.

   Язгы-җәйге чорда  торак йортларда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә рейдлар уздырыла.  Янгын кагыйдәләрен  бозучылар  административ җаваплылыкка  тартыла. Авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие җитәкчеләре,  йорт хуҗаларына җыелган чүп-чарны яндырмаска, ә чүп түгү урыннарына чыгарырга киңәш итәбез. Сак һәм игътибарлы булыгыз!   

 

Равил Хөсәенов,  күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International