Өченче ел инде республикада Сингапур компаниясе Educare белән берлектә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча программа тормышка ашырыла. Бу проектта безнең район мәктәпләре дә катнаша. Ә 2013 елда 4 нче лицей өстенлекле мәктәп исемен алды. Биредә креатив фикерләү программасы буенча укыталар. Дүшәмбе көнне Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит белән килде. Ул укучыларның үз сәләтләрен ничек уңышлы ачулары, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә, мәктәп музее, 3 D принтерында эшләүче төркем белән танышты. Бу көнне 4 укытучы яңа программа буенча дәресләрен күрсәтте. Мистер Пракаш мәктәпнең һәм, тулаем алганда, районның методик хезмәте эшенә югары бәя бирде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html