Азнакай муниципаль районы җирлегендә 63 һәйкәл һәм архитектура комплексы бар. Авыл җирлекләрендә булганнарының хәл торышы өйрәнелеп, аларның реконструкцияләү таләп ителгәннәрен яңарту, ремонтлау эшләре бара. Азнакай шәһәрендә Мәңгелек ут мемориаль комплексын реконструкцияләү дәвам итә. Монумент янәшәсендәге стелада Азнакайдан яуга киткән барлык 13534 фронтовикның да исемнәре уела. Җиңү паркында һәйкәл төзелә, шунда ук сугыш техникасының ачык музее да урын алачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html