15 апрельдә Казанда «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татар аш-сулары пешерү буенча мастер-класс уздырды. Анда Азнакайның “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, Буралының чәк-чәк пешерү остасы Фәридә ханым Шәйдуллина да катнашты һәм эре чәк-чәк пешерүдә гаять дәрәҗәдә осталыгын күрсәтте. Кабарып, бертигез булып пешкән, авызларда эреп торган чәк-чәкләре белән барсын да шаккатырды ул.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html