Бүген “Бердәм Россия” партиясе Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итте

2015 елның 17 апреле, җомга

    Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашында халыкны кабул итте.

     Кайчандыр "Хезмәт ветераны" исеме алу өчен мәгълүм бер күләмдә эш стажы да җитә иде. Хәзер исә таләпләр катгыйланды. Әлеге мәсьәлә белән мөрәжәгать итүче ханымга социаль яклау бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләре дә аңлатма бирде.

   Азнакайга якын чит илләрдән күченеп кайтучылар бар. Аларның кайберләре Россия гражданлыгын ала алмый интегә. Ахыр чиктә соңгы өмет-ышаныч белән депутатка киләләр. Әмма закон таләпләрен депутат та боза алмый. Шактый гомерләре Татарстан территориясендә узган, кире кайтырга юллары булмаган, инде биредә балалар да үстерергә өлгергән мондый кешеләргә халык ышанычлылары барыбер ярдәм итү юлларын эзлиләр.

    Торак-коммуналь хуҗалыгы иң четерекле өлкәләрнең берсе булып кала бирә, аеруча ОДН буенча. Бу мәсьәләдә үзенең исәп-хисаплары белән килүчене тыңлап, Таһир Һадиев махсус комиссия төзергә һәм әлеге юнәлештә торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеген тикшерергә йөкләде.

Таһир Һадиев бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска ышандырды.

 

Резеда Шәрипова

 

 чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International