Яз көне юлларның хәле күренә башлый инде

2015 елның 17 апреле, җомга

     Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз. Аларны саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен билгеле булганча төрле чаралар күрелә. Быел да 15 апрельдән 14 майга кадәр Азнакай шәһәре гомуми җирле кулланылыш автомобиль юлларында бер күчәрле транспорт өчен  6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 4 тоннадан артса, хәрәкәт чикләнә. 

    Бу чорда халыкара маршрутларда йөк ташучыларга, пассажир автобуслары, беренче чиратта кирәк булган азык-төлек продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, орлык, ашлама, почта ташучы йөк машиналары, йөк күтәреше 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт ташу, бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә көйләнгән автотранспортка йөрергә рөхсәт ителә. Калган авыр массалы транспортка бу чорда юл ябыла, алар махсус рөхсәт белән генә юлга чыга алалар.

 

 чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International