ОСАГО бәяләре арта

2015 елның 17 апреле, җомга

    12 апрельдән автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча тарифлар арта. Бу  1 апрельдән зыян күрүчеләрнең  сәламәтлеге һәм  тормышына  иминият түләүләренең күләме  160мең сумнан 500мең сумга кадәр артуы белән  бәйле.  Шулай ук зыян күрүченең сәламәтлеген кайтаруга киткән чыгымнарны каплауның яңа тәртибе,  автомобиль, запас частьләрнең бәясе арту да  игътибарга алына.

    Шулай итеп, база тарифының  минималь  һәм максималь  бәяләре үзгәрә.  Күпчелек транспорт чараларының  минималь база тарифы  40 процентка арта.  Мәсәлән, “В” һәм  “ВЕ” категориясендәге гражданнарның  җиңел машиналары  база ставкасы 2440 сумнан 3432 сумга кадәр артырга мөмкин.

     Кайбер төр транспорт чаралары өчен (мәсәлән мотоцикл, мопед)  минималь база ставкасы кими.

                                 

  чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International