20 апрельдән Татарстанда “Язгы шәфкатьлелек атнасы – игелек гамәлләре эстафетасы” ирекле акция старт алды. Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Атнаның һәр көне изге эшләргә багышлана: әйтик, кичә дуслык, татулык көне иде, бүген – Георгий лентасы көне, иртәгә – назлы сүз көне, 24 апрель – игелекле хезмәт күрсәтү көне... Шәфкатьлелек атнасында ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ булган янәшә-тирәдәгеләребезгә, кадерле ветераннарыбызга, күрше-тирәдәге ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарыбызны, ягымлы карашны җәлләмик, гомумән, изге, игелекле гамәлләр кылырга ашыгыйк!