Бүген беренче юлбашчы Владимир Ильич Ленинның туган көне. Азнакай шәһәре Татарстан майданында В.И.Ленин һәйкәле янында митинг узачак. Барлык азнакайлыларны бөек юлбашчыны искә төшерергә сәгат 11гә чакырабыз. Һәйкәлгә чәчәкләр кую булачак.