Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә 3000 һәм 7000 сум акча алачак

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

     Россия пенсия фонды Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Президентының 26 февральдә кабул иткән Карарына нигезләнеп, аерым категория гражданнарга социаль түләүләр билгели.

    Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, балигъ булмаган килеш концлагерь, гетто һәм фашистлар оештырган башка мәҗбүриләп тоту урыннары тоткыннары булучылар, Финляндия, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары 7 шәр мең сум күләмендә акча алачак. Район буенча әлеге түләүләр якынча 400 кешегә каралган. 

     Моннан тыш, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорда, СССРның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эшләү чорыннан тыш, 6 айдан да ким булмаган вакыт тылда хезмәт куйган затларга, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук балигъ булган килеш концлагерьлар, төрмә һәм гетто тоткыннары булучыларга 3 әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Әлеге бер тапкыр бирелә торган акчаны Азнакайда 1300гә якын кеше алачак. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International