Азнакай районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

     19 апрель көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Анда тавыш бирү хокукы булган халыкның 80 проценты катнашып, 93,2 проценты үзара салым акчасын җыярга ризалык биргән. Микулино, Вахит, Бирючевка авыл җирлекләрендә халык референдумда бик сүлпәнлек белән генә катнашкан булса, Карамалы авыл җирлегендә халыкның  – 99, Стәрледә – 93, Илбәктә 91 проценты килеп, барсы да “әйе” дип җавап биргән. 

 – Референдум нәтиҗәләре авыл халкының җирлек башлыгына булган хөрмәтен, ышанычын ачык күрсәтә, – диде үзенең чыгышында район Советы аппараты җитәкчесе  Айдар Хәлиуллин. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International