Узган атнада җирлегебездә барлыгы алты җинаять кылынган, аларның бишесе “кайнар эз”дән ачылган. Районда социаль мошенниклар кабат “җанланган”. Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәге азнакайлылар кырыгалдарлар кармагына эләгә тора. Узган атнада гына да өч актүбәле телефон мошенникларыннан каза күргән.
Болар миңа кагылмый дип игътибарыгызны киметмәгез, чөнки заман технологияләренә нигезләнгән алдакчылык, җиңел баерга тырышу ысуллары чикләрне белми, шалтыратулар булган очракта, теге яисә бу гамәлләр кылганчы, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәклеген онытмасак иде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html