Урам тиздән яшеллеккә күмелер

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

     Узган ел В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды беренче тапкыр «Яшел яз -2014» исеме астында экологик өмә оештырган иде. Аңа Россия Федерациясенең 80 регионында 1,2 миллион кеше чыкты. Өмәдә «Татнефть» ААҖнең дә 10 предприятиесе катнашты, шуларның 7се илкүләм бәйгенең  «Экологияне яхшыртуда аерым өлеш кертү» номинациясендә җиңүче дип табылды, Мактау грамоталары тапшырылды. Быел да фонд җитәкчелеге әлеге башлангычны дәвам итүне сорап  хат белән чыкты.  «Яшел яз - 2015»  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, шәһәрләрдә һәм бистәләрдә экологик хәлне яхшырту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатында 20 апрельдән 20 майга кадәр уздырыла. Әлеге чакыруга «Татнефть»ААҖ теләп кушылды. Шул уңайдан узган  атнада  «Азнакайнефть» идарәсе нефтьчеләре  үзләре эшчәнлек алып барган территорияләрдә  кыш буе җыелган чүп-чарны җыештырырга чыктылар.  Шимбә көнне идарә аппараты тулысы белән  Нефтьчеләр урамын яшелләндерү өмәсенә кузгалды. Ул көнне Тукай микрорайоны белән «Эссен» кибете янындагы светофорларга кадәр булган арадагы юл  газонына 146 төп  миләш  һәм башка декоратив куаклар утыртылды. Шунысы бар, бу урамга агачлар бер генә тапкыр утыртылмады инде. Ни сәбәпледер, алдагы елларда утыртканнары  тернәкләнеп китә алмады. Әллә вакытында су  сибү оештырылмады, әллә кышын кар чистартучы машинасы юлдан кырып алган карны алар өстенә атып сындырды, белмәссең. Бу утыртканнары яңарып, үсеп китсен иде инде. Нефтьчеләр зур тырышлык куеп, чыгымнар тотып, изге нияттән утыртты аларны. 

   Билгеле инде,  җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтеп, җиң сызганып эшкә керешкәч, башкалар да аларга ияреп, сынатмаска тырышты.

   Төшкә кадәр агачлар утыртылып бетте. Җил, давыл сындырмасын өчен үсентеләр бәйләп куелды, төпләренә су сибелде. Үсеп китсәләр, берничә елдан ул урам җәен яшеллеккә, көзен алтын-кызыл төсләргә күмелеп, тирә-якка ямь биреп утырыр әле.

 

Нәфис Әхмәт

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International