Азнакай балалар бакчаларында нәниләр бишек җыры астында йоклый. Милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатларында бу яңалыкны узган ел "Ак калфак" җәмгыяте керткән иде. 21 апрельдә шәһәребезнең. Педагоглар "Йокла, балам, күз нурым!" дигән музыкаль композиция, "Бишек җырларына сәяхәт" презентациясен карадылар, әкият терапиясе, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева милли горурлыгыбыз сагында бишек җырларының әһәмияте турында чыгыш ясады.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>