Районыбызда 27 апрельдән “Мәңгелек Хәтер Уты эстафетасы” старт ала. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу чара тантаналы митинг белән Азнакай шәһәрендә башланып, биредәге мемориал комплекстан алынган Мәңгелек ут авыллардагы һәйкәлләргә дә күчеп, тантаналар 7 майга кадәр дәвам итәчәк.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html