Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган сафка тезелү һәм җыр республика смотр-конкурсында ОБЖ укытучысы Марат Сабуров җитәкчелегендәге Азнакай 2 нче мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынны яулады. Финал 18-19 апрельдә Казан шәһәрендә "Патриот" республика үзәгендә узды. Анда зона этабында җиңгән һәм призлы урыннарга чыккан 18 команда катнашты.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html