Азнакайда иммунизация атналыгы башланды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

      Белгечләр профилактик прививкаларның төрле йогышлы авырулардан төп саклану чарасы булуын искәртә. Безнең районда инде шактый еллар дәвамында дифтерия, кызамык, кызылча, эпидпаротит авыруларының теркәлмәве дә нәкъ менә вакциналарның уңай нәтиҗәсе. Бу атна иммунизация атналыгы дип игълан ителде. Аның максаты: халыкка прививкалар ясатуның әһәмияте, иммунизациянең өстенлекләре хакында аңлату, дип хәбәр итә безгә табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиев. Әмма соңгы елларда алардан баш тарту очраклары да ешайган. Моның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын онытмаска кирәк, сакланганны гына саклармын, дигән хак тәгала дә. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International