Азнакайның “Чишмәкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

    Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк икәнлеген һәркем белә. Кешегә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа укытучылар, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте  нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

     “Чишмәкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара.  Әлеге чара кысаларында 24 нче  частьнең   профилактика  инженерлары Марат Кәримов һәм Алмаз Гәрәйшин катнашында янгын куркынычсызлыгы дәресе узды.  Балалар кунаклар килүгә янгынга каршы темага кызыклы рәсемнәр ясадылар, шигырьләр ятладылар, табышмаклар хәзерләделәр. Марат абыйлары аларга  ут чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеге турында сөйләде.   Ничек дөрес итеп янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген өйрәтте.  Алмаз абыйлары исә янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү  коралларын  күрсәтте.  Балалар  абыйларына рәхмәт белдереп,  тагын да көтеп калуларын әйттеләр.

      

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International